Accessibility links

Кайнар хәбәр

Блогерлар: Русия хәрбиләре Сүриядәге ныгытмаларыннан читтә дә бар


Сүриядә Русия хәрбие
Сүриядә Русия хәрбие

CIT блогерлары Русия хәрбиләренең социаль челтәрләргә куйган фотоларын тикшергән.

Conflict Intelligence Team (CIT) төркеме блогерлары Русия хәрбиләре Латакия һәм Тартустагы хәрби ныгытмаларыннан 100 чакрым читтә дә бар, дип белдерә.

Активистлар 74-нче аерым мотострелоклар бригадасы хәрбиләренең социаль челтәрләргә куйган фотоларын тикшергән. Фотоларның берсендә КАМАЗ машинасында хәрби Хама шәһәре буйлап бара, бу кала Латакиядагы һәрби очкычлар ныгытмасыннан 100 чакрым ераклыкта урнашкан, ди блогерлар.

Тагын бер фотода – Владимир Болдырев – диңгез пехотасының 810нчы бригадасыннан булырга мөмкин, дип белдерә блогерлар, һәм ул башкала Димәшк белән Аллепо арасындагы юлда фотога төшкән булырга мөмкин.

CIT блогерлары 16нчы махсус билгеләнү бригадасы хәрбие Илья Горелыхның Instagram-га куйган фотоларына да игътибар иткән. Горелых Аллепо һәм Һомс фотоларын куйган.

CIT русияле хәрбиләрнең Сүрия хөкүмәте гаскәрләре белән төрле гыйсьянчы төркемнәр сугышкан урыннарга якын җирдә күренүенә мисаллар барлыгын белдерә.

Русия 30 сентябрьдән бирле Сүриядә хәрби операция үткәрә. Мәскәү Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" экстремистларына каршы көрәшәбез, дип белдереп килә.

Сүрия оппозициясе һәм Көнбатыш илләр исә Русиянең Бәшәр Асад режимына крашы булган кораллы көчләргә каршы көрәшүен дә әйтә.

XS
SM
MD
LG