Accessibility links

Шпион гаиләсе

Reuters агентлыгы Русия президенты Владимир Путин кызлары, бигрәк тә кече кызы, 29 яшьлек Екатерина турында тикшеренү нәтиҗәләре белән таныштырды. Агентлык хезмәткәрләре "Газпромбанк" җитәкчеләренең берсе әйткәннәргә нигезләнә. Аның әйтүенчә, Екатерина хәзер Тихонова фамилиясе белән яши. Мәскәү дәүләт университетында эшләүче, акробатик рок-н-ролл белән мавыгучы Екатерина Тихонованың Путин кызы булуы турында элегрәк беренче булып журналист Олег Кашин язган иде. Reuters финанс белгечләре ярдәмендә Путинның кече кызының һәм аның иренең бик бай булуын, аларның байлыклары президент тирәсендәге кешеләр белән бәйле булуын ачыклаган. Кремльдә һәм "Газпромбанкта" бу хәбәрне соңрак кире кактылар. Владимир Путин кызлары һәм аның элекке җәмәгате Людмила Путина турында мәгълүматлар зур сер итеп саклана. Президент җәмәгатьчелеккә якыннары турында бик аз гына мәгълүмат бирә, күпләр анысына да ышанмый. Путин кызларының кыяфәте дә күпләргә билгесез булып кала.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG