Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин һәм Обама Антальядә Сүрия, Украина турында сөйләште


Путин һәм Обама Антальяда
Путин һәм Обама Антальяда

АКШ һәм Русия җитәкчеләренең террорга каршы көрәш стратегиясе уртак, әмма аны тормышка ашыру юллары турында фикер каршылыклары бар.

Ак Йорт һәм Русия президентының матбугат хезмәтләре белдерүенә караганда, Барак Обама һәм Владимир Путин Сүрия низагын чишү юллары турында сөйләшкән. Ике җитәкче дә Сүриядә сугышны туктатып БМО химаясендә сөйләшүләр кирәклеген белдергән. Кыска очрашу "Зур 20лек" саммиты кысаларында булган. Моннан тыш журналистлар Путин белән Обаманың барлык катнашучылар рәсем төшерергә җыелгач 1-2 сүз сөйләшеп алганын күргән.

Украина мәсьәләсендә Обама "Мински килешүләрен хуплый". АКШ җитәкчесе "Украинаның көнчыгышыннан авыр коралны, чит ил хәрбиләрен чыгару кирәклеген, тотыкларны азат итеп халыкара чик буен украин хөкүмәте контроленә кире кайтару" кирәклеге турында белдергән, дип хәбәр итте Путинның матбугат хезмәте. Обама Русия президентына Мисырдан кайтып килгәндә очкычта шартлап һәлак булган Русия ватандашларының кайгысын да уртаклашкан.

Украина кризисыннан бирле АКШ һәм Русия президентлары арасында аралашу кимеде. Путин Антальягә саммитка премьер-министр Дмитрий Медведевны җибәреп, үзе 17-18 Филиппинда үтәчәк Азия-Тын Океан икътисади хезмәттәшлек форумына барыр, дип хәбәр ителгән иде, әмма узган атнада ул Антальягә үзе барачагын белдерде.

Антальядә саммит 15-16 ноябрь уза. Икътисади проблемалар һәм глобаль җылынуны сөйләшер өчен җыелган 19 ил җитәкчеләре (Парижда террор гамәлләре сәбәпле Франция президенты килмәде - ред.) иминлек һәм террорга каршы көрәш турында да фикер алыша. 129 кешенең гомерен өзгән Париж һөҗүмнәре өчен җаваплылыкны үз өстенә "Ислам дәүләте" исемле террор оешмасы алды.

XS
SM
MD
LG