Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарларда җәннәт чәчәк атучы гөлбакча итеп күзаллана"


"Татарларда җәннәт чәчәк атучы гөлбакча итеп күзаллана"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:00 0:00

"Татарларда җәннәт чәчәк атучы гөлбакча итеп күзаллана"

19 ноябрь Казан кирмәнендәге "Хәзинә" милли сәнгать галереясында рәссам-этнограф Луиза Фәсхетдинованың "Муллык бакчасы" исемле күргәзмәсе ачылды. Сәнгатьче үз әсәрләрен тамашачыга татар үрнәкләр чигеп эшләнгән намазлыклар, шамаилләр, Казан сөлгесе, милли киемнәр аша тәкъдим итә.

Экспозициядә 60тан артык графика hәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре урын ала. Рәссам үзе бу сәнгать төре белән шөгыльләнү өчен иң беренче чиратта түземлек, аннан үз халкыңны, динеңне һәм бу эшне берьюлы яратырга кирәк дип саный.

"Мин илһамны традицион татар сәнгатеннән алам. Орнаментларны миңа рәссам буларак кына түгел, ә этнограф буларак та ныклап өйрәнергә туры килде. Борынгы орнамент һичшиксез тирән мәгънәгә ия булган. Әмма ул тора бара декоратив нәрсәгә әйләнеп калган. Чөнки күп кенә орнаментның мәгънәләре онытылган.

Татар халкы чәчәк орнаментын ярата. Шуңа күрә дә мин эшләремдә аның төрле якларын ачып күрсәтергә тырышам. Шуны да әйтергә кирәк, татар халкында җәннәт, җәннәт бакчасы нәкъ менә чәчәк орнаменты белән күзалдына китерелә. Әйтик, татарларда җәннәт чәчәк атучы гөлбакча кебек күзаллана", диде Луиза Фәсхетдинова.

Рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш коллегасы хакында, ул борынгы каллиграфларның иң матур эшләрен сайлап алып аларны чигүдә җанландыра башлады, дип әйтте.

"Мәсәлән алдыбызда шәхәдәт кәлимәсе язылган шамаилне күрәбез. Ул күптәннән инде пыялага эшләнгән шамаилләр арасында бар иде. Ләкин менә чигүдә бөтенләй икенче төрле, яңача матур гәүдәләнеш тапты.

Луиза Фәсхетдинованың күп эшләре татар традицияләрен барлап, аны үз эчендә кайнатып, авторлык төсмерләре белән баета.

Аннан мин миниатюраларга да игътибар иттем. Бездә миниатюра сәнгате булган һәм бик әз булган. Аның өчен безнең дәүләтчелегебез юк. Дәүләтчелек, акча, байлар, ханнар булган җирдә миниатюра сәнгатенә үсеш була. Ләкин безнең дәүләтчелек күптән югалган булганга, кызганыч, Казан ханлыгыннан соң бездә миниатюра сәнгате югалып калган. Ләкин ул булган. Болгар чорында да, Казан ханлыгы чорында да булган.

Менә шушы миниатюраның кайтуы һәм аның дөрес булып кайтуы бик әйбәт күренеш", диде Нәҗип Нәккаш күргәзмә ачылышында ясаган чыгышында.

"Хәзинә" милли сәнгать галереясында оештырылган бу күргәзмә 20 декабрьгә кадәр ачык булачак.

Белешмә

Луиза Фәсхетдинова 1984-1988 елларда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Аннан соң бер ел Бохарада алтыннан чигү сәнгатен өйрәнә. 1998 елда КДУның тарих факультетын тәмамлый. 2007 елда Мәрҗәни исемендәге Тарих институтына аспирантурага керә һәм "Казан татарларында алтыннан чигү" темасына диссертация яклый.

Луиза Фәсхетдинова Русиянең бик күп шәһәрләрендә, шуай ук Төркия, Пакстан, Гыйрак, Германия, Маҗарстан, Франция һәм башка илләрдә оештырылган күргәзмәләрдә катнаша.

XS
SM
MD
LG