Казан мэриясе утырышында шәһәр башлыгы Илсур Метшин "Нуриевлар клиникасы" төзелешенә яңа урын табарга кушты.
"Чаңгы юлларын һәм паркларларны төзелеш урыны итеп кабул итәргә ярамый", диде Метшин.
"Нуриевлар клиникасы" Казанның Җиңү проспектыннан ерак булмаган Әмәт һәм Горки урман кишәрлеген яңа балалар йорты төзелешенә алырга теләк белдергән иде. Бәясе 340 миллион сумга төшәчәк, демографик хәлне яхшыртуга зур өметләр багланган, 40 урынга исәпләнгән бала тудыру йорты каршылыклы проект булып чыкты. Спорт, яшеллек активистлары бер тавыштан урманга тимәскә дигән кампания башлады, төзелешкә каршы чыкты. Ике атна элек төзелешкә каршы җәмәгать тыңлаулары узды. Казан мэры киңәшмәдә бала тудыру йортына башка урын эзләргә кушты.
Дүрт һектарлык паркта балалар һәм этләр белән йөриләр, шашлык кыздыралар, спортчылар йөгерә, велосипедта йөри, кыш чаңгы шуа.