Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Төркиянең үз-үзен яклау хокукын хуплады


Барак Обаманың (у) Рәҗәп Тайип Эрдога белән очрашуы.
Барак Обаманың (у) Рәҗәп Тайип Эрдога белән очрашуы.

Обама Әнкара һәм Мәскәүне төп көчне гомум дошман булган Русия һәм тагын кайбер илләрдә тыелган "Ислам дәүләте" экстремистик төркеменә каршы юнәлтергә чакырды.

АКШ президенты Барак Обама Төркиянең үз илен һәм һава киңлеген сакларга хокукы барлыгын хуплый. Бу хакта Обама бүген Парижда уза торган климат саммиты кысаларында Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашудан соң әйтте. Обама сүзләренчә, очрашу барышында киеренкелекне бетерү өчен Төркия белән Русиянең нәрсә эшли алуы турында сүз барган.

Обама Әнкара һәм Мәскәүне алар арасында килеп туган киеренкелекне туктатып, төп көчне гомум дошман булган Русия һәм тагын кайбер илләрдә тыелган "Ислам дәүләте" экстремистик төркеменә каршы юнәлтергә чакырды.

Русия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр 24 ноябрьдә төрек һава көчләренең Төркия чиге янында Сүриядә Русиянең Су-24 хәрби очкычын бәреп төшерүеннән соң начарланды. Әнкара, кисәтүләргә карамастан, очкычның үз һава киңлегенә очып керүен әйтә. Мәскәү бу гаепләүләрне кире кага һәм Төркиягә каршы чикләүләр кертте.

XS
SM
MD
LG