Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бундестаг Германиянең Сүриядә "Ислам дәүләте" төркеменә каршы чараларда катнашуын хуплады


Германия канцлеры Ангела Меркель.
Германия канцлеры Ангела Меркель.

Париждагы терактлардан соң, Германия канцлеры Ангела Меркель үз иленең ”Ислам дәүләте” төркеменә каршы көрәштә халыкара коалициягә ярдәм күрсәтәчәген белдергән иде.

Җомга көнне Германия түбән пулаты – Бундестаг Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" террор оешмасына каршы Сүриядә хәрби чараларда катнашуны хуплады.

Тавыш биргән 598 депутатның 445 Ангела Меркель хөкүмәте тәкъдимен яклаган, 146 каршы булган, җидесе тоткарланган.

Германия Сүриягә "Торнодо" исемле алты күзләү очкычы, Франциянең "Шарль де Голль" корабы өчен фрегат, ягулык белән тәэмин итүче очкычлар һәм уртача 1200 хәрби очкыч җибәрәчәк. Британия, Франция, АКШ, Русиядән аермалы буларак Германия "Ислам дәүләте" террор оешмасына һава һөҗүмнәре ясарга җыенмый.

Җомга көнне Франция "Ислам дәүләте" террор оешмасы карамагында булган Либия районнарында күзләү очышларын башлаган.

Бүген Франция президенты Франсуа Олланд Сүрия яры буендагы "Шарль де Голль" корабына барачак.

Төркия "Ислам дәүләте" террор оешмасына каршы көрәшүче француз хәрби очкычларына үз һава киңлекләреннән очарга рөхсәт бирде.

АКШ җитәкчелегендәге коалиция Сүрия һәм Гыйракта “Ислам дәүләте” төркеменә каршы авиаһөҗүмнәрне 2014 елның сентябреннән бирле алып бара.

XS
SM
MD
LG