Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия прокуратурасы шикле интернет сәхифәләрен тикшермичә ябарга тәкъдим итә


Русия Баш прокуратурасы
Русия Баш прокуратурасы

Экстремист эчтәлекле дип саналган интернет сәхифәләре тикшерүсез ябылырга мөмкин, дип хәбәр итә Прокуратура.

Русиянең баш прокуратурасы экстремист эчтәлекле булуда шикләнелгән интернет сәхифәләрен тикшермичә ябарга тәкъдим итә. Әлеге тәкъдимдә, "экстремист эчтәлеге ярылып яткан йәки киң җәмәгатьчелеккә йогынты ясый алган" сәхифәләр тикшерелмичә тыелырга мөмкин, диелгән.

Декабрь башыннан бу тәртип вакытлыча дип кертелгән инде, хәзер аны даими итәргә телиләр. Русиядә 2014 елның 1 февраленнән бирле каршылык чараларына, тәртипсезлекләргә, экстремистик чараларга чакырган интернет-ресурсларны тыю турында канун бар.

XS
SM
MD
LG