Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тинчурин театрында “Өченче бүлмәдә эт яши” премьерасы узды


Тинчурин театрында "Өченче бүлмәдә эт яши" премьерасы узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

10 декабрьдә Тинчурин театрында Рөстәм Мингалим пьесасы буенча “Өченче бүлмәдә эт яши” спектакленең премьерасы узды. Спектакльнең төп проблемасы – гаиләдәге ир белән хатын мөнәсәбәтләре. Режиссер Резедә Гарипова фикеренчә, гаилә һәм мәхәббәт темалары яктыртылмаса, театр гомумән яши алмаячак.

Спектакльнең режиссеры Резедә Гарипова типик гаилә драмасын ялгыз мәхәббәт тарихына әверелдерә. “Өченче бүлмәдә эт яши” пьесасы заман проблемнарын яктырткан, идеянең сәнгатьчә бирелеше, психологизмы, кызыклы образлар системы һәм тел байлыгы белән аерылып торган әсәр. Режиссер спектакльне куйган вакытта төп сорау буларак “Нәрсә соң ул гаилә? Гаиләне ничек корырга?” дигән сорауга җавап эзли. Резедә Гарипова фикеренчә, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, бер-берсен аңлау һәм килешү – күп авторлар күтәрә торган актуаль проблемнарның берсе. “Әлеге мәсьәләне төрле яктан күрсәтеп була. Һәр режиссер – хикәятче. Мин бу пьесаны үземчә күзаллап, тамашачыга сөйләдем”, ди Резедә.

Театрда куелган һәрбер спектакль диярлек кеше мөнәсәбәтләренә корылган һәм мәхәббәт хисен сурәтли. Резедә Гарипова фикеренчә, шушы темалар яктыртылмаса, театр гомумән яши алмаячак.

“Пьеса 1980нче елларда язылган булса да, бүгенге 21 гасырга тулаем туры килә һәм тагын да көчлерәк яңгырый. Пьесада проблем, әйбәт конфликт, әйтер сүз, пьесаны язган кешенең таланты бар икән – режиссер өчен бу зур бәхет”, ди ул.

Төп геройны уйнаучы Ирек Хафизов спектакльне шулай ук бүгенге чор белән чагыштыра, хәзерге заманга туры килә дип уйлый.

“Гаилә проблемалары һәрберебездә дә очрый. Шәхсән минем образым үзенең хәләл җефетен саклап калыр өчен, яратуын күрсәтү өчен төрле адымнарга бара. Бүген премьерага килүчеләр үзләре өчен нәрсә дә булса алып киткәннәрдер дип уйлыйм. Театр, гомумән, тәрбия функциясен үти. Ә без әсәрләрне сәхнәләштереп, тамашачыга гыйбрәт күрсәтәбез”, дип белдерде артист. Аныңча, спектакль актуаль булса да, замана барган саен кешеләр үзгәрә. Әсәр образлары белән реаль тормыш кешеләре арасында охшашлык булган кебек, аермалар да бар ди Ирек Хафизов. Аныңча, меңнәр арасыннан берсе генә төп герой язмышын кабатларга мөмкин.

Тамашачыларга килгәндә, премьераны гадәттә авыррак кабул итәләр ди артистлар. Ләкин әлеге спектакльдә киресе күзәтелгән. “Мине зал куандырды, мин кабат безнең тамашачының уйлый торган, тирән фикер йөртүчән, зәвыклы булуына инандым”, ди режиссер Резедә Гарипова.

XS
SM
MD
LG