Accessibility links

Кайнар хәбәр

Силуанов: 2016 елда нефть бәясе 30 долларга төшәргә мөмкин


Русия финанс министры Антон Силуанов
Русия финанс министры Антон Силуанов

Русия финанс министры Антон Силуанов 2016 елның ил өчен гади булмаячагын әйтә.

Русия финанс министры Антон Силуанов Казанда киңәшмәдә чыгыш ясап 2016 елда нефть бәясе 30 долларга төшәргә мөмкин, дип белдерде. "Киләсе елга нефтькә бәянең түбән булу мөмкинлеген бар нәрсә дә күрсәтеп тора. Кайбер вакытларда ул 30 доллардан да түбән булырга мөмкин", дип Силуанов 2016 елның гади булмаячагын белдерде.

Силуанов Русия бюджетына нефть бәясе 50 доллар итеп салынуын, хәзер макроэкономик хәлнең яхшы якка үзгәрмәвен әйтте.

Атна ахырында Русия нефтенә бәяләр 12,5%ка төшеп 2008 елгы күрсәткечкә – мичкәсе 35,6 долларга җитте. Нәтиҗәдә Русия биржасында долларның бәясе 70 сумнан артты.

Русия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев 9 декабрь көнне хөкүмәт канаты астындагы телеканал журналистлары сорауларына җавап биреп, кризиска каршы планның нәтиҗәсе булды, икътисад түбән тәгәрәүдән туктады, дип белдергән иде. Шул ук вакытта белгечләр, аерым алганда Standard & Poor's халыкара рейтинглар агентлыгы Русия төбәкләренең финанс хәле 2016 елда тагын да начарланачагын фаразлый. Әлеге ширкәт белгечләре фаразларына күрә, 2015 елдан 2018 елга кадәр төбәкләрнең тулаем бюджет дефициты ике тапкыр артырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG