Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр Русия очкычы һәлакәтен теракт дип санамый


Элегрәк Русия һәлакәтнең теракт нәтиҗәсендә булуын таныган иде. Очкычтагы 224 кешенең барысы да һәлак булды.

“Когалымавия” Русия һава ширкәтенең Синай ярымутравы өстендә һәлакәткә очраган А321 очкычында Мисыр теракт чалымнары тапмаган. Бу хакта Мисыр ватандашлар авиациясе министрлыгының беренчел хисабына сылтама белән Reuters хәбәр итә.

Документта әйтелгәнчә, тикшерүчеләрнең техник комитеты канунсыз кагылу чалымнарын яки террор гамәлләрен тапмаган.

Элегрәк Русия хакимияте очкыч һәлакәтен теракт дип таныган иде. Бомба шартлау ихтималлыгы турында АКШ, Британия, Израил махсус хезмәтләре әйтте. Каһирә бу хәбәрләрне ул вакытта ук кире какты. Теракт өчен җаваплылыкны Русиядә тыелган “Ислам дәүләте” террор төркеме үз өстенә алды.

Очкыч һәлакәтеннән соң, Русия хакимияте Мисырга очышларны тыйды, туристларны Русиягә махсус рейслар белән һәм багажлардан аерым алып кайттылар.

"Когалымавиа" Русия һава ширкәте очкычы Мисырда 31 октябрьдә һәлакәткә очрап, анда булган 224 юлчының барысы да үлде.

XS
SM
MD
LG