Accessibility links

Русиянең тикшерү комитеты вәкиле төбәкләрне русофобиядә гаепли


Владимир Маркин
Владимир Маркин

Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин "төбәкләрдә русофобия чәчәк ата" дип белдерде. Әлеге белдерү Татарстанның урыс телен һәм әдәбиятын укыту концепциясенә ризасызлык белдерүеннән соң ясалды.

Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркинның бүген "Известия" басмасында чыккан фикерләре төбәкләрдә булып яткан хәлләрнең Мәскәүгә ошамаганына бер дәлил була ала. "Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла", дигәндәй, Маркин үзенең туган Чиләбе өлкәсен мисал итеп китерә. Тикшерү комитеты вәкиле "русофобия белән чирләгән" төбәкләрне СПИД белән авырган кешегә тиңли.

"СПИД – котылгысыз үлемгә китергән дәваланмый торган чир. Авыртуны киметә торган, яшәргә ярдәм итә торган дарулар эчеп, гомерне озайтып булса да, аның ахыры билгеле – үз-үзен эчтән җимереп рисвай булып үлеп китү", ди Маркин.

Русофобиянең ул көнчелектән чыгуын әйтә. Акчага түгел, ә рухи кыйммәтләрдән көнләшүдән чыккан әйбер ул, ди. Маркин мәгълүмат чараларын тәнкыйтьли. Илдәге бөтен негатив күренешләргә журналистлар гаепле булып чыга. Алар "позитивка, хәлләрнең яхшыруга таба баруына кечкенә генә адымнарны яктыртасы урынга тискәре күренешләргә туктала", ди Маркин. Үзе ул мәкалә башында ук "спорттан кала башка төрле күңелле яңалыкларны эзлисе була, алар күренми", ди.

Маркинның төбәкләрне русофобиядә гаепләве Татарстан Дәүләт шурасында урыс телен һәм әдәбиятын укыту концепциясенә ризасызлык белдерүеннән соң чыкты. 15 декабрь Татарстан парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән утырышында рус телен һәм рус әдәбиятын укыту концепциясе өлгесе турында фикер алыштылар. Анда катнашканнарның барысы да бер тавыштан бакчада һәм мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшләрен урысча гына итеп калдыру "куркыныч" дип бәяләде.

Русия мәгариф министры Дмитрий Ливанов 2016 елның 1 сентябреннән әлеге концепция нигезендә укучылар урыс телен, әдәбиятын яңа кагыйдәләр нигезендә укырга тиеш дип белдергән иде. Татарстан парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Русия думасы спикеры Сергей Нарышкинга хат юллаган. Анда төбәкләрнең ихтыяҗларын исәпкә алу соралган.

Концепция кабул ителә икән, без татар телендә белем бирү хокукыннан мәхрүм булачакбыз.

Утырышта депутат һәм "Яңа гасыр" телерадиоширкәте Илшат Әминов концепцияне "милли мәгарифне юк итү омтылышы" дип бәяләде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, "аның авторлары төбәкләрдәге тормышны аңламый, күрәсең", диде һәм мондый гаделсезлекнең яңадан урамнарга меңләгән кешене чыгара алуы турында кисәтте.

Мәскәү исә төбәкләр тормышын үзенчә аңлый. Маркинның бүгенге белдерүе моңа чираттагы мисал була ала. 17 декабрь Русия президенты Владимир Путин елына бер була торган зур матбугат очрашуын уздыра. Атна башында ук бу очрашуда катнашыр өчен әле моңарчы булмаган зур санда журналистлар – 1390 кеше рөхсәт сораган дип хәбәр ителде. Быел бу очрашу 11нче тапкыр узачак.

"Җитәкче беркайчан да җаваплылыктан качарга, үз белдеге белән карарлар кабул итәргә, гади халык тормышыннан ераклашырга тиеш түгел", дигән иде Путин. Журналистлар президентка теләгән сорауларын бирә ала, темалар чикләнмәгән диләр. Сораулар нинди булырга мөмкин?

Доллар кичә 1998 елдан бирле булмаган бәягә күтәрелде – 70 сум 83 тиен булды. Йөк машиналары йөртүчеләре юллар өчен акча җыйган "Платон" системы белән канәгать булмаячак. 2016 елга бюджет кабул ителде, әмма анда нефть бәясе мичкәсе 50 доллардан саналган, бүген аның бәясе 38 доллар.

XS
SM
MD
LG