Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымның элекке вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев Русия-Кытай фондын җитәкләячәк


Рөстәм Тимергалиев
Рөстәм Тимергалиев

Рөстәм Тимергалиев сүзләренчә, фондның бюджеты 13 миллирд сумны тәшкил итәчәк.

Татарстанның Казакъстандагы элекке вәкиле, Кырымның элекке вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев Русия-Кытай авыл хуҗалыгы сәнәгате фондын җитәкләячәк. Әлеге вакыфны булдыру турындагы килешү бу атнада Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның Кытайга сәфәре барышында имзаланачак, дип яза "Известия". Тимергалиев сүзләренчә, фондның бюджеты 13 миллирд сумны тәшкил итәчәк.

Ул шулай ук Asia Pacific Food Foundation фонды Татарстан белән дә тыгыз эшләячәген әйтә.

Тимергалиев Украина Ощадбанкының Кырым бүлегеннән акча һәм алтын урлауда шикләнелеп, 2014 елның юнендә Кырым хөкүмәт башлыгы урынбасары вазифасыннан азат ителде. Аннары ул Татарстанның Казакъстандагы вәкиле итеп билгеләнде һәм әлеге вазифадан быелның мартында китте.

XS
SM
MD
LG