Волгоградның Космонавтов урамында торак йортта шартлауда һәлак булганнарның саны төгәл хәбәр ителми. Рәсми мәгълүматларга караганда, бер кеше үлгән. Журналистлар биш кеше һәлак булды, дип хәбәр итте. 36 фатирлы подъездда 150 кеше яшәгән. Шартлаудан соң янгын чыккан. Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин сүзләренә караганда, шартлау 7нче каттагы фатирда булган, аннан астагы фатирлар җимерелгән.
"Җимерелгән подъездда 150 кеше яшәгән. Сигез кеше, алар арасында 5 һәм 7 яшьлек ике бала хастаханәгә салынды", диде Маркин.
Тикшерү комитеты җинаять эше ачты, яраланган кешеләр хастаханәгә салынды, тагын 5-10 кеше җимерекләр астында калган булырга мөмкин.