Тәнәфестә дә фикер алышулар дәвам итә
КПРФның Татарстандагы җитәкчесе Хафиз Миргалимов мәгариф министрлыгы эшләрен мактады. Милли мәгарифне саклау өчен хөкүмәт тә, Дәүләт шурасы да теләктәшлек белдерергә тиеш ди. "Кешенең үз телендә белем алуга хокукы бар диелгән икән, без шуңа таянып эш итәргә тиеш", ди Миргалимов. Аннан соң хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков үз урыныннан гына сүз алды. Ул мәгариф турында фикерләшкән вакытта төрлесе - дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат яңгыравын да, шул ук вакытта мәгариф темасының күпләрне борчуын белдерде. Тагын тәнәфес.
Барсы да татар телен укыту методикасына бәйләнә
Үзен "Халык иреге" фиркасе вәкиле итеп белдергән Марсель Шәмсетдинов демократлар исеменнән чыгыш ясыйм дип әйтә. Ул да татар телен укыту методикасын тәнкыйтьләде. Кызы мәктәптә татар телен дә, инглиз телен дә өйрәнгән, әмма татар телен начаррак белә ди. "Ике телене дә белү - көндәшлек билгесе. Ике телне белгән кешенең баш мие тизрәк эшли. Татар телен күпме укытуны ата-аналар хәл итәргә тиеш. Авылда өйрәнергә телиләр икән, өйрәнсеннәр. Урыс авылында урысча укырга телиләр икән, урысча булсын", ди ул.
"Яблоко" вәкиле татар телен укыту методикасын тәнкыйтьли
"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин татар телен, әдәбиятын укыту методикасын тәнкыйтьли. "Кызым 9-нчы сыйнфта укый, берни дә аңламый. Кем яза аны? Урам себерүчеләрме? Миндә шундый хис туа. Урыс теле укытучыларына, аларның китапларына бер сүзем дә юк. Татар телен ничек өйрәтергә?" ди Зиннәтуллин.
Билгилдиева: Урыс теле сәгатьләрен арттыру белән килешмибез
"Гадел Русия" вәкиле Рушания Билгилдиева депутатлар алдында чыгыш ясап, федераль үзәктә милли мәгарифкә карашның тискәре булуын белдерде. Татарстанда урыс телен яхшы беләләр, ди ул. "Урыс теле сәгатьләрен арттыру татар теле дәресләре хисабына булачак, әмма без моның белән килешмибез", ди Билгилдиева.
Славутский: Урыс теле дәресләрен арттыру дөрес түгел
Паралмент утырышында катнашкан Михеев (аны депутат дип белдерделәр) мәктәпләрдә урыс теле укыту мәсьәләсен күтәрде. Мәгариф министры Фәттаховка ул: "Атнасына өч сәгать кенә урыс теле аз, балам 8-нче сыйныфта укый, урыс теле дәресләре җитешми", дип белдерде. Фәттахов: "Килешмим!", ди. БДИ һәм олимпиадалар күрсәткечләренең яхшы булуы - урысча укытуның тиешле дәрәҗәдә булуын әйтә, ди министр. Качалов театры мөдире, депутат Славутский да бу мәсьәләгә кушылды. "Урыс теле дәресләрен арттыру дөрес түгел, мәдәниятнең нигезе - тел. Мин Татарстанда үсмәдем, әмма татарларның үз телләрендә сөйләшүенә кызыга идем. Һәр кеше урыс телен дә, туган телен, татар телен дә белергә, өйрәнергә тиеш", диде Славутский.
Илшат Әминов "укытучы нигә аттестация уза", дип Энгел Фәттаховтан сорый. Фәттахов: "Бу мөһим эш, укытучы сыйфатлы белем бирергә тиеш. Аерым районнарда 80 процент укытучы югары категорияле, әмма район күрсәткече начар. Эшләргә кирәк", дип җавап бирде. Разил Вәлиев "милли мәгарифкә игътибар артты, әмма алга таба нәрсә эшләргә?" дигән сорау куйды. Фәттахов: "1900 мәктәп иде, сыфатны яхшырту өчен 500 базалы мәктәп оештырылды", дип белдерә. Министр сүзләренчә, кризис булуга карамастан киләсе елда да мәктәпләрне төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.