Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алман ширкәте Мәскәү-Казан юлын финансларга әзерлеген белдергән


Германиянең “Алман инициативасы” консорциумы тиз йөрешле Мәскәү-Казан тимер юлы төзелешенә 2 млрд евро акча кертергә әзер икәнлеген белдергән.

Германиянең "Алман инициативасы" консорциумының тиз йөрешле Мәскәү-Казан тимер юлы төзелешенә 2 млрд еврога кадәр акча кертергә әзер икәнлеген Русия тимер юллары вице-президенты Александр Мишарин белдерде.

Аның сүзләренчә, Германия ягы хезмәттәшлек турында меморандум имзалау тәкъдиме белән чыккан. "Алман инициативасы" 2 млрд еврога кадәр финанслау мөмкинлеген белдергән, төрле шартлар тәкъдим иткән.

Алдан Кытай бу тиз йөрешле юлга 400 млрд сумнан артык акча кертергә әзер икәнлеген белдергән иде.

Башта тиз йөрешле юл 2018 елга – футбол дөнья чемпионатына әзер булачак, дип хәбәр ителгән иде. Ләкин Кытайның “CRCC” ширкәте вәкилләре белдерүенчә, "Мәскәү-Казан" тиз йөрешле юлының проект документациясе әле бер елдан гына – 2016 елның көзенә әзер булачак.

Тимер юл үзе исә, ким дигәндә, 2020 елга гына сафка басачак. Хәзер аны футбол чемпионаты белән бәйләп карамыйлар. 2026 елга исә тиз йөрешле тимер юлның икенче өлешен салып бетерергә ниятлиләр. Ул Казаннан йә Екатеринбур, йә Чиләбегә кадәр дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG