Accessibility links

Кайнар хәбәр

Американың бокс чемпионы башкортны дөньяга танытачак фильм төшермәкче


АКШ боксчысы башкортны дөньяга танытачак фильм төшермәкче
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00

25 декабрь Америка боксчысы Хәбир Сөләйманов Уфада матбугат очрашуы уздырды. Очрашуда сүз аның "БашгизХан" романы буенча кино төшерергә җыенуы турында барды.

Хәбир Сөләйманов – Американың бокс буенча ике тапкыр чемпионы, Нью Йорк шәһәренең Алтын перчатка иясе, кикбоксинг буенча ике тапкыр дөнья чемпионы, Британиянең кикбоксинг буенча чемпионы. Очрашуда сүз Хәбир Сөләймановның китабы буенча фильм төшерү турында барды. Чарада катнашкан “Solomon Films Production” кинокомпаниясе җитәкчесе Сергей Жданович шулай диде:

Сергей Жданович
Сергей Жданович

​"Фильм Хәбир Сөләймановның “БашгизХан” китабы буенча төшереләчәк. Ул тулы метражлы, сәгать ярым бара торган фильм. Аның китабы башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев турында. Сценарий башкачарак язылачак. Анда вакыйгалар ике гасырда барачак: Салават Юлаев яшәгән XVIII гасыр һәм бүгенге чорны үз эченә алачак. Бүгенге чорның төп герое – боксчы Хәбир Сөләйманов булачак. Фильмга Жан-Клод Ван Дамм, Эрик Робертс кебек дөнья күләмендә танылган актерларны җәлеп итәчәкбез. Сезнең якташыгыз җырчы Земфираны да сюжетка кертү каралган. Фильмның бәясе артык зур түгел, ул 2 миллион доллар күләмендә."

Сергей Жданович боксның чит илләрдә бик популяр булуы турында сөйләде. Шуңа төп сюжет сызыгы боксчы Хәбир Сөләйманов тирәсендә барачак дип аңлатты.

Хәбир Сөләйманов сүзен китабы хакында сөйләүдән башлады:

“БашгизХан” китабы
“БашгизХан” китабы

“БашгизХан” китабын тәкъдим итү чаралары Мәскәү, Уфа, Стәрлетамак, Учалы һәм башка шәһәрләрдә узды. Китапта Салават Юлаевның бала чагыннан алып, мәхәббәте, башкорт халкының милли азатлыгы өчен көрәше һәм тоткынлыктагы чоры сурәтләнгән. Фильмның төп сюжеты Салаватның мәхәббәте тирәсендә бара.

Мин кичә башкорт аксакаллары белән очрашкан идем. Алар боксны башкорт көрәше белән алыштыруны тәкъдим итте. Көрәш чит илләрдә популяр түгел, шуңа фильмны дөнья күләмендә тарату өчен без боксны сайладык. Казакълар, кыргызлар, үзбәкләр һәм башка милләтләр үз батырлары турында кино төшерделәр. “Казакъ” дигән киноны гына да искә төшерү җитә. Без башкорт батырын дөнья күләмендә таныту максатын куйдык. Ул дөнья кинопрокатына чыгарылачак. Башта ул башкорт телендә төшереләчәк, аннан урыс һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителәчәк.

Матбугат очрашуында катнашучылар
Матбугат очрашуында катнашучылар

Мин бокс белән 15 яшемнән шөгыльләнәм. Энем белән Америкага чыгып китеп анда шактый зур җиңүләргә ирештек. Туган ягымны, туганнарымны сагынудан кулыма каләм алып, тарихи роман яздым. Бүгенге көндә туган ягыма кайттым.

Фильмны төшерергә грант сорап, Башкортстан мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иттем. Алар безне аңлап кабул итте. Без 200 мең доллар грантка өмет итәбез. 600 мең долларын “Solomon Films Production” компаниясе үз өстенә ала. Калган чыгымнарга башка чыганаклар эзләячәкбез.”

Очрашу ахырында Сергей Жданович Башкортстан мәдәният министрлыгы грант бирмәгән очракта да фильмны төшерү юллары эзләнәчәген дә белдерде.

XS
SM
MD
LG