Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай уйгырлар турында язучы француз журналистын куып чыгара


Өремче уйгырлары
Өремче уйгырлары

Кытай хакимиятләре уйгыр халкының авыр хәле турында язган француз журналисты Урсуле Готьега 31 декабрьгә кадәр илдән чыгып китәргә кушкан. Бу турыда ул эшләгән "Le Nouvel Observateur" басмасы хәбәр итә.

Готьеның Париждагы террор гамәлләре сәбәпле Кытайда мөселман уйгырларны эзәрлекләүнең көчәюе турында әлеге журналда басылган мәкаләсе Кытай хакимиятләренең ачуын чыгарган.

Готье әйтүенчә, Кытай тышкы эшләр министрлыгы аннан бу хәбәрләрен үзгәртүне һәм гафу үтенүне таләп иткән.

"Le Nouvel Observateur" ике ил арасында икътисади, мәдәни һәм дипломатик мөнәсәбәтләр ныгый барганда журналистның илдән куып чыгарылуын зур җәнҗал дип саный.

XS
SM
MD
LG