Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кирмәне ярында "Әкияти шәһәрчек" барлыкка килде


Казан кирмәне ярында “Әкияти шәһәрчек” барлыкка килде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

Казан кирмәне ярында “Әкияти шәһәрчек” барлыкка килде

Казан кирмәне ярында түләүле кышкы “Әкияти шәһәрчек” эшли башлады. Яр буенда йөрү бушлай, ә шәһәрчеккә керү өчен билет алырга кирәк. 30 декабрь шунда ук Европада иң зурдан саналачак ясалма шугалак ачыла. Түләүле булуы сәбәпле социаль челтәрләрдә бәхәс куптарган “Әкияти шәһәрчек”тә Азатлык хәбәрчесе дә булып кайтты.

Быел һава торышы үзгәреп торуга карамастан, башкаланың кирмән буе яры казаннарның иң еш йөри торган кышкы урынына әйләнергә тора. Күптән түгел, монда “Әкияти шәһәрчек” ачылды. Күпләр аның түләүле икәнен белми. Шәһәрчеккә керү бәясе – 100 сум, ә алты яшькәчә балаларга бушлай. Әлеге акчага “Әкияти шәһәрчек” буенча сәяхәт һәм Кыш бабай өенә кунакка керү каралган. Кызганыч, без Кыш бабайны татарча сөйләтә алмадык, ул русча гына белә. Һәрхәлдә үзе сер бирергә теләмәде, “Мин Кыш бабай да, Дед мороз да, Санта да”, дип белдерде.

Ә менә аңа кунакка килгән балалар шигырьләрен теләсә кайсы телдә сөйли ала, Кыш бабай аларга русча гына җавап бирәчәк. Аның өенә берәр-берәр гаилә генә кертәләр, калганнары урамда чират басып көтеп тора. Шуңа да Кыш бабай ярдәмчеләре балаларга 10 минуттан артыграк тоткарланмаска киңәш итә. Кыш бабай балаларга татлы бүләкләр дә әзерләгән. Тик бүләк алырга теләгән баланың ата-анасы 300 сум түләргә тиеш.

Шәһәрчектә шулай ук балалар өчен “Кыш бабай остаханәсе” һәм “Эльфлар мәктәбе” эшли. Монда керү 300 һәм 200 сумлык билетлар алу кирәк. Остаханәдә балалар кул эшләре белән мәшгуль булса, Эльфлар мәктәбендә актерлык осталыгына, театр серләренә өйрәтәләр. Әлеге мәктәптә 4нче дәрес бушлай дигән ташлама да каралган. Мондагы укытучы Валерия сүзләренчә, бер дәрес 40 минут бара һәм балаларга монда бик ошый икән.

Болардан тыш, шәһәрчектә зур бизәлгән чыршы һәм төрле төстәге утлар белән яна торган җәнлекләр, агачлар, капкалар, шарлар урнашкан. Шулай ук шәһәрчекнең буеннан буена кечкенә бизәлгән чыршылар утыра. Һәрбер почмакта балаларын фотсурәткә төшерүче әти-әниләрне, гаиләләрне, яшь парларны очратырга мөмкин.

“Әкияти шәһәрчек”нең ахыргы очын француз атынгычлары бизи. Аларда шулай ук балаларны аерым бәягә атындырырга мөмкин. Ул теләүчеләргә 100 сумга төшә. Атынгычтан тыш, шәһәрчек буенча уенчык паровоз да йөри, аның бәясе балалар өчен 150, зурлар өчен 250 сум. Паровоз кирмән ярының буеннан-буена утыртып йөртә.

30 декабрь оештыручылар тарафыннан күптән вәгъдә ителгән Европадагы иң озын ясалма шугалак та эшли башлаячак диде “Әкияти шәһәрчек”тә мәгълүмат чаралары белән эшләүче Камилә туташ. Һава торышы җылы булу сәбәпле шугалак ачылу көннән-көн күчерелә барган икән. Аның озынлыгы бер чакрым.

XS
SM
MD
LG