Обама: "АКШ – дөньядагы иң көчле дәүләт"
АКШ президенты вазифасында җиденче һәм соңгы еллык чыгышында Барак Обама Кушма Штатларны дөньядагы иң көчле дәүләт дип атады. “Элегрәк тә әйткәнемчә, Америкадагы икътисади төшенкелек турындагы барлык бу сүзләр сәяси буш пар гына. Дошманнарның көчәюе, Американың көчсезләнүе турындагы сүзләр дә шул ук. Сезгә шуны әйтергә телим. Америка кушма штатлары җир йөзендәге иң куәтле дәүләт. Нокта. Ул гына да түгел. Без хәрби максатларга үзебездән соң килгән сигез ил барысы бергә тотканнан да күбрәк акча тотабыз. Безнең хәрбиләр – кешелек тарихындагы иң камил армия. Безнең илгә яки безнең беректәшләребезгә беркем дә турыдан-туры һөҗүм итми, чөнки хәрабәгә әйләнәчәкләрен беләләр. Тикшеренүләр дөньяда безнең позициянең мин бу вазифага килгәндәгедән ныграк булуын күрсәтә. Хәзер берәр мөһим халыкара мәсьәлә килеп туса, бер дә Пекинга яки Мәскәүгә түгел, безгә мөрәҗәгать итәләр”, диде АКШ президенты.
мультимедиа
-
апрель 18, 2024
Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ярты ел төрмәдә утыра
-
апрель 15, 2024
Казан офицеры Фәрхәд Җиһаншин Русия армиясен ташлап илдән киткән
-
апрель 02, 2024
Татарстанга дроннар һөҗүм итте
-
апрель 01, 2024
Алсу Кормашеваның сак астында калуы тагын 2 айга озайтылды