Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Диярбакыр вилаятендә шартлау нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булган


12 гыйнвар Истанбулдагы шартлау.
12 гыйнвар Истанбулдагы шартлау.

Шартлау нигездә көрдләр яши торган төбәктә булган. Ике кеше шартлаудан, калганнары бина җимерелү нәтиҗәсендә һәлак булган.

Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Чинар шәһәрендә полиция бүлегенә һөҗүмдә биш кеше һәлак булган, 40 яраланган. Рәсми чыганаклар шартлауның 13 гыйнвар төнендә булуын хәбәр итте. Чинар шәһәре Диярбакыр вилаятендә урнашкан. Анла нигездә көрдләр яши.

Ике кеше шартлаудан, калганнары якын тирәдәге бинаның җимерелүе нәтиҗәсендә һәлак булган. Һөҗүм итүчеләрнең полиция бүлегенә гранатометлар һәм автоматлардан ут ачуы әйтелә.

Әлегә беркем дә бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алмаган, әмма җирле хакимият моны Көрд эшче партиясе оештырган һәм башкарган дип саный.

12 гыйнвар көнне Истанбулда Солтан Әхмәт мәйданында шартлауда ун кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG