Accessibility links

Магнитский исемлегенә элек Татарстанда эшләгән тикшерүче кергән


Магнитский рәсемен тоткан Борис Немцов, 2012 ел
Магнитский рәсемен тоткан Борис Немцов, 2012 ел

Магнитский эшен тикшерү белән бәйле исемлеккә тагын биш кеше өстәлде.

АКШ Финанс министрлыгы "Магнитский исемлегенә" биш кешене өстәде. Вашингтон аларның Русиядә кеше хокукларын бозуга катнашы булуын фаразлый. Яңа кертелгән биш кеше арасында элек Татарстан Тикшерү комитетында эшләгән Олег Уржумцев бар, дип хәбәр итә "Интepфакс". Моннан тыш исемлеккә Алексей Аничин, Евгений Антонов, Борис Кибис һәм Павел Лапшов исемле тикшерүчеләр өстәлгән.

Уржумцев 2009 елда Тикшерү комитетының Татарстан идарәсендә эшләгән, соңрак аны Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү комитетына алганнар. Европа Шурасының Парламент Мәҗлесе (ПАСЕ) һәм Халыкара юристлар берләшмәсе аны юстиция кануннарын бозуда гаепли. Комиссия мәгълүматларына караганда, Уржумцев "милициянең 230 млн. долларлык салым хәрәмәләшүенә катнашы булуын яшерер өчен ялган җинаять эше ачкан". Ул Эчке эшләр министрлыгында коррупцияне фаш иткән Hermitage ширкәте адвокатларын янаулар белән куркытуда шикләнелә. Уржумцевның адвокатларның хокукларын бозып аларны сорау алуга китерткән булган.

"Магнитский исемлеге"ндә хәзер 39 кеше. АКШ аларның барысының да салым түләмәүне яшерүгә яки адвокат Магнитскийның 2009 елда үлеменә катнашы булган, дип саный. Бу хәрәмләшүләрне Hermitage Capital юристы Сергей Магнитский ачыклаган иде. Магнитский изоляторда йөрәк авыруыннан үлгән, дип санала. Якыннары аңа медицина ярдәме күрсәтелмәгән, ул даими кыйналган дип белдерде.

2012 елда АКШ Магнитский үлеменә катнашы булганнарга каршы икътисади һәм виза чикләүләре кертү турында канун кабул итте. Мәскәү моңа җавап итеп үзенең "кара исемлеген" төзеде.

XS
SM
MD
LG