Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 55 яшьлек хатын-кызның үлемендә табиблар хатасы тикшерелә


Казанда 55 яшьлек хатын-кызның үлемен тикшерү өчен җинаять эше ачылды.

Казанда 55 яшьлек хатын-кызның үлемендә табиблар хатасын тикшерер өчен җинаять эше ачылды. Ялгышлык һәм вазифага җавапсыз карау аркасында кеше үлеменә китергән гамәлләр кылуда гаепләү әлегә белдерелмәгән. Әнисен югалткан кызының мәнфәгатьләрен Казан хокук яклау үзәге яклый.

2012 елның октябрендә ханымга "Пластика+" исемле Хирургия үзәгендә ашказанына операция ясалган. Хосусый клиника 18нче шәһәр хастаханәсе җирендә урнашкан.

Ярты елдан хатын-кыз Республика клиник хастаханәдә вафат булган. Тикшерүчеләр анда авыру хатын-кызны "Пластика+" клиникасында ясалган операциядән соң дәваларга тырышканнар, дип белдерә. Авыру сулый алмыйча, йөрәге тотып, каны агуланудан үлгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы үз тикшерүендә "Пластика+" хирургларының диагноз куйганда һәм операция вакытында җитди хаталар ясаганын белдерде.

XS
SM
MD
LG