Сүриянең сугышлардан зыян күргән өлешендә яшәүче мохтаҗларга БМО һуманитар ярдәме килде. БМО вәкилләре белдерүенчә, азык-төлек һәм медицина җиһазлары төялгән машиналар 17 февраль көнне гыйсъянчылар контролендә булган Димәшек янындагы Мадайя, Муадһәмия һәм Забадани шәһәрләренә, хөкүмәт гаскәрләре контролендәге Фоа һәм Кефрайа авылларына килгән.
Узган айда да Сүриянең азык-төлек җитешмәгән кайбер районнарына һуманитар ярдәм китерелгән иде.
БМО мәгълүматларына күрә, ярты миллионга якын сүрияле басып алынган йә булмаса чолганыштагы җирләрдә яши.
17 февраль ярдәме Халыкара Сүриягә ярдәм төркеме хуплаган чаралар кысасында китерелде. Женевада шушы көннәрдә имзаланган килешү нигезендә кораллы бәрелешләр 19 февраль көнне туктарга тиеш, әмма яклар әлегә сугышны дәвам итә.