Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли активист Гомәр Батыршага мәхкәмә 29 февральдә дәвам итәчәк


Гомәр хәзрәт Батырша
Гомәр хәзрәт Батырша

"Прокурор мине экстремизмга чакыруда гаепле итәр өчен төрле юлларны эзли", ди Гомәр хәзрәт Батырша.

Биектау районы мәхкәмәсе шимбә татар милли хәрәкәте активисты Гомәр хәзрәт Батырша эшен карады. Чираттагы мәхкәмә утырышы 29 февральгә билгеләнгән.

"Прокуратура бу ялган дәлилләр белән мине гаепләп булмаганны аңлый. Хәзер прокурор тикшерүчеләрнең вазыйфаларын үз өстенә алып мина каршы сөйләрдәй шаһитлар эзли, шуңа күрә дә вакытны сузалар, миңа каршы кемне дә булса табасылары килә", ди Батырша.

Гомәр хәзрәт Батыршага мәхкәмә 18 гыйнварда башланды. Аны Дагыстанда мөселманнарны эзәрлекләүгә каршы митинг видеосын ВКонтакте социаль челтәре аша таратуда гаеплиләр. Прокуратура бу видеоны экстремизмга өндәү дип бәяләп активистны җинаять җаваплылыгына тартырга тели. Батырша видеоны куймавына дәлилләр китерә.

"Минем мулла буларак милли хәрәкәткә кушылып китүем аларның ачуын бик каты чыгарган дип уйлыйм. Алар дини кешенең милли хәрәкәттә катнашуын һич тә теләми һәм мине аннан читләштерү максаты белән эш итәләр дип исәплим", дигән иде Гомәр хәзрәт 18 гыйнвар мәхкәмәсеннән соң.

"Агора" халыкара хокук яклау оешмасы 2015 елда интернетта сүз ирегенә, бәйсез фикер белдерүгә карата хакимиятләр тарафыннан булган басымның, эзәрлекләүләрнең арта баруын белдереп хисабын игълан итте. Хокук яклаучылар мәгълүматларына күрә, 2015 елда Татарстанда интернет кулланучыларга басым сизелерлек арткан. Интернетта төрледән-төрле тыюлар, эзәрлекләүләр, хөр фикер белдерүчеләргә басымнар 143тән 569га җиткән.

XS
SM
MD
LG