Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Конгрессны Гуантанамо төрмәсен ябу планын хупларга чакырды


35кә якын тоткын башка ил хакимиятләренә тапшырылачак. 60лабын АКШтагы төрмәләргә күчереләчәк.

АКШ президенты Барак Обама Конгресс вәкилләренә Кубада урнашкан Гуантанамо төрмәсен ябу планын тәкъдим итте. Ул алардан әлеге планны гадел бәяләргә чакырды.

Сишәмбе көнне Ак Йортта чыгыш ясап, Обама үзеннән соң киләчәк президентка бу проблемны хәл ителмәгән килеш калдырырга теләмәвен әйтте.

Пентагон тарафыннан әзерләнгән планга күрә, 35ләп тоткын башка ил хакимиятләренә тапшырылачак, 60лабы АКШтагы төрмәләргә күчереләчәк. Пентагон вәкиле белдерүенчә, әлеге планны тормышка ашыру чыгымнары 290 миллионнан алып 475 миллионга кадәр доллар тәшкил итәчәк.

Обама 2008 елда президент вазифасына дәгъва кылганда ук Гуантанамо төрмәсен ябарга вәгъдә итте, әмма Конгресс тоткыннарны американ төрмәләренә күчерүгә каршы чыкты.

Гуантанамо төрмәсендә террорчылыкта шикләнелгәннәр һәм гаепләнгәннәр ябып тотыла. Анда тумышы белән Татарстанның Чаллы шәһәреннән булган Равил Минһаҗев та утыра. Әмма аңа әлегә бернинди гаепләү белдерелмәгән. Минһаҗев азат ителгән очракта Русиягә кайтырга теләмәвен белдергән иде.

XS
SM
MD
LG