Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин бензин акцизы бәясен күтәрү канунын имзалады


Русия хөкүмәте ягулык акцизы бәясен күтәрү бюджетка 90 млрд сум китерер дип өметләнә.

Русия президенты Владимир Путин "Салым кодексы"на үзгәрешләр кертәчәк канун имзалады. Әлеге канун нигезендә 2016 елның 1 апреленнән бензинга, дизель ягулыкка акциз салымнары артачак.

Русия финанс министры урынбасары Юрий Зубарев 2016 елның 1 апреленнән ягулыкка акциз бәясе 2 сумга күтәрелгән очракта бензин хакы ел дәвамында 5%ка күтәрелергә мөмкин, дип белдерде. Русия энергетика министрлыгы 2016 елда бензин бәясе 10%ка артыр дип фаразлый.

Әлеге канун өлгесен финанс министрлыгы әзерләде. Русия хөкүмәте аны хуплады. Хөкүмәт ягулык акцизы бәясен күтәрү бюджетка 90 млрд сум китерер дип өметләнә.

Халык арасында акциз бәяләрен күтәрүне, "Платон" системасын кертүне Русия җитәкчелеге илдәге кризис сәбәпле акча җитешмәүне халык җилкәсенә аудара, дип белдерүчеләр дә дә бар.

XS
SM
MD
LG