Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия турширкәтләре сәяхәтчеләрнең илгә килү визасын җиңеләйтергә чакыра


Чит ил туристлары Кызыл мәйданда Ленин мавзолее янында
Чит ил туристлары Кызыл мәйданда Ленин мавзолее янында

Русиянең сигез туристик ширкәте тышкы эшләр министры Сергей Лавровка мөрәҗәгать итеп илгә керү визасын берьяклы җиңеләйтүне сорады.

Русиянең сигез туристик ширкәте, алар чит илләрдән туристлар кабул итү белән шөгыльләнә, тышкы эшләр министры Сергей Лавровка мөрәҗәгать итеп илгә керү визасын берьяклы җиңеләйтүне сорады. Бу хакта "Коммерсант" яза.

Ширкәт вәкилләре фикеренчә, виза таләпләренең кырыс булуы Русиягә туристларның күпләп килүенә тоткарлык ясый. Шуңа күрә ширкәтләр электрон виза кертүне йә булмаса килгәч виза алу мөмкинлеге тудыруны, Көнбатыш Европа илләреннән килгәннәргә Русиядә 72 сәгать булу өчен транзит визаларын бетерүне сорый.

Intourist Thomas Cook ширкәтенең генераль директоры Леонид Мармер виза бетерелгән очракта Европадан туристлар килү бер ел эчендә 25-30%ка артырга мөмкин, ди.

2015 елда рубль девальвациясе сәбәпле Русиягә туристлар килү арта башлады. Росстат мәгълүматларына күрә, чит илдән килүче туристлар 13%ка арткан. 2008 елдан бирле бу иң яхшы күрсәткеч булып тора.

Британиянең The Guardian газеты Русиянең туристларны җәлеп итәрлек иң кызыклы урыннарның исемлеген төзегән. Бер дистә шәһәр һәм табигый урыннар арасына Татарстан башкаласы Казан да кергән.

XS
SM
MD
LG