Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия икътисад үсеше министрлыгы тагын өч елга кризиска әзерләнә


Икътисад үсеше министрлыгы 2019 елга кадәр бюджеттагыларның хезмәт хакларын һәм пенсиянең җыелма өлешен туңдыруны фаразлый.

Русия икътисад үсеше министрлыгы 2019 елга кадәр илнең социаль-икътисад үсеше фаразларының әһәмияткә ия булганнарын аерып күрсәтте. Анда социаль чыгымнарны чикләү күзаллана. Бу хакта "Ведомости" министрлык документларына таянып хәбәр итә.

Фаразлар дүрт ел дәвамында нефть мичкәсенең бәясе 50 доллардан түбән, ә Русиягә кертелгән һәм аңа каршы булган чикләүләрнең 2020 елга кадәр дәвам итәчәгенә нигезләнгән.

Икътисад үсеше министрлыгы 2019 елга кадәр бюджеттагыларның хезмәт хакларын һәм пенсиянең җыелма өлешен туңдыруны фаразлый. Пенсияләрне индексацияләү елга бер тапкыр 4%ка планлаштырыла. Реаль алган вакытта пенсияләр 10%ка кимиячәк, дип белдерә басма.

Министрлык бу документны хөкүмәткә 2016 елның апрелендә тәкъдим итәргә тиеш, чөнки 2018 елга кадәр булган рәсми фаразлар үзенең әһәмиятен югалтты.

XS
SM
MD
LG