Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең өчтән бере президентның хатын-кыз булуын тели


Русияләрнең дүрттән өче хатын-кызларның сәясәткә катнашуын хуплый.

Русияләрнең өчтән бере якындагы 10-15 ел эчендә президентның хатын-кыз булуын тели. "Левада-үзәк" сораштырулары әнә шундый нәтиҗә биргән.

Сораштыруда катнашкан хатын-кызларның 44%ы, ирләрнең 21%ы ил башында хатын-кыз булуны теләвен әйткән. Шул ук вакытта фикер белдергәннәрнең яртысына якыны моңа каршы. 2014 елда шундый ук сорауга 46% русияле президент хатын-кыз булсын, дигән иде.

Русияләрнең дүрттән өче хатын-кызларның сәясәттә катнашуын хуплый, өчтән икесе ирләр белән беррәттән ханымнар дәүләт идарәсендә югары урыннарда утырырга тиеш, дип саный.

XS
SM
MD
LG