Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы 20 ширкәт җиһазлары Русиягә алып кителгән


Украина көнчыгышындагы Русия хәрбие
Украина көнчыгышындагы Русия хәрбие

Украинадагы Донецки һәм Луһански өлкәләренең вакытлыча оккупацияләнгән өлешләрендәге 20дән артык җитештерү ширкәтенең җиһазлары тулысынча яки өлешчә Русиягә алып кителгән. Бу турыда Украина саклану министрлыгының баш күзләү идарәсе вәкиле Вадим Скибицкий белдерде.

Аның әйтүенчә, 13 ширкәтнең җиһазларын талаганнар, биналарның метал корылмаларын чималга тапшырырга турап алып киткәннәр.

Скибицкий Русиянең Украина икътисади инфраструктурасын җимерү гамәлләре теркәлеп барыла.

Мәскәү исә Украинаның көнчыгышында Русия яклы сепаратистларга ярдәм итүе турындагы барлык гаепләүләрне кире кагып килә.

XS
SM
MD
LG