Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә "референдум"ның ике еллыгы чаралары көчле сак астында уза


Тантаналы йөрештә оркестр, аннан соң Кырым түрәләре, "самооборона", казаклар, кадетлар төзелгән иде.

16 мартта Акмәчеттә дөнья илләре тарафыннан танылмаган Кырым референдумының ике еллыгын искә алалар. Иртән Кырым башкаласы полиция белән тулган иде, үзәккә махсус ишекләрдән тикшереп кенә керттеләр. Журналистларны бары тик исемлек белән генә эчкә үткәрделәр.

Иртән Ленин мәйданында йөреш башланды. Халык Русия һәм Кырымның зур байракларын тоткан, урамнарда укучылар чәчкләр һәм байракчылар тоткан килеш «Русия.Кырым.Путин» дип кычкыра.

Үзәктә транспорт йөреше туктатылган. Җирле халык әйтүенчә, иртәнге алтыдан ук Русия ФСБсы хезмәткәрләре йөреш узачак урамнарда урнашкан йортларның түбә башларын тикшереп йөргән.

Кырым парламенты бинасы янында зур экран куйганнар һәм анда Киевтагы Евромайданны күрсәтә башлаганнар. “Кырым башлыгы” Сергей Аксенов бу “билгеле” көн һәм ул “җиңү көне” кебек бәйрәм ителәчәк дигән.

Кырымда бу көнне берничә бәйрәм чарасы каралган.

Киевта 16 мартта Русия агрессиясе корбаннары искә алалар. АКШ Дәүләт департаментында элеккечә бу “референдумны” танымауларын һәм Кырым азат ителми торып, Русиягә карата кертелгән чикләүләр калдырылачагын белдерделәр.

2014 елның 16 мартында Кырым һәм Акъярда ярымутрауның статусына багышланган "референдум" узды. Аның нәтиҗәсендә Русия Кырымны үз эченә алды. Украина, Европа Берлеге һәм АКШ тавыш бирү нәтиҗәсен танымый һәм Русия Кырымны аннексияләде дип саный.

Халыкара санкцияләр, нефть бәясе төшү һәм башка сәбәпләрдән рубль кыйммәтен югалтты, Русия базарында бәяләр үсә.

XS
SM
MD
LG