Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мигрантлар мәсьәләсе тикшереләчәк Европа Берлеге - Төркия саммиты ачыла


Төп мәсьәлә булып мигрантлар агымының Европа илләренә килен туктату өчен Төркия белән уртак телгә килү карала.

Бүген Брюссельдә миграция кризисына багышланган Европа Берлеге – Төркия ике көнлек саммит ачыла. Төп мәсьәлә булып Европага мигрантларын агымын чикләү юллары турында ахыргача сөйләшү.

Европа Шурасы башлыгы Дональд Туск әлеге мәсьәләне хәл итү өчен әле күп хезмәт куярга кирәк булачагын әйтте. Беренче чиратта Төркия тәкъдиме өлкәсендә уртак телгә килү. Төркия өстәмә качакларны үзенә алу хисабына Европа Берлегеннән финанс ярдәм һәм сәяси чыгармалар, шул исәптән оешмага керү турында сөйләшүләрне тизләтүне сорый.

Көнбатыш агентлыкларга билгеле булганча, саммитның нәтиҗә чыгару документының проектында Төркия белән компромисс мөмкинлеге «вакытлыча һәм кешеләрнең иза чигүенә һәм тәртип урнаштыру өчен мөһим булган гадәттән тыш чара» икәне языла.

Ләкин бәя бирүчеләр Европа Берлеге һәм шул исәптән Төркия белән Европа Берлегенә кергән Кыпрыстан арасында бер төрле караш булмау сәбәпле, мондый сөйләшүнең киләчәге билгесез булып калуын әйтә.

XS
SM
MD
LG