Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Крымнаш" җыенына студентларны мәҗбүри китергәннәр


Уфада "Крымнаш" митинг-концерты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:19 0:00

18 март көнне Кырым аннексиясенең ике еллыгына багышланган бәйрәм митинг-концерты үтте. Чарага килүчеләрнең зур күпчелеге яшь-җилкенчәк иде.

Митинг-концертка килгәннәрнең күпчелеген тәшкил яшьләрнең Уфадагы төрле югары уку йортлары студентлары булуы кулларына тоткан байраклардан да күренде. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсадуллин да студентлар янында иде.

Яшьләр Азатлыкка исемнәрен атамасалар да, төрле югары уку йортларының беренче һәм икенче курс студентлары булуын әйтте. Бу чарага төркем кураторлары кушуы белән килүләрен җиткерде алар. Чарада бер сәгать дәвамында торырга кушылган. Шулай да күпчелек егет-кызлар утыз-кырык минут үтүгә байракларын җыеп таралыша да башлады. Чара үзе бер сәгать дәвам итте һәм Русия гимнын тыңлау белән тәмамланды.

Җыенда катнашучы
Җыенда катнашучы

Митинг-концертны үткәрү башлангычы белән "Башкортстан яшь депутатлар ассоциациясе" иҗтимагый оешмасы чыккан. Аны төрле фиркаләр һәм күп кенә иҗтимагый оешмалар да хуплаган дип әйтелде. Чарага, алдан хәбәр ителүенчә, 15 меңләп кеше килергә тиеш булган. Ул кадәр үк булмаса да, берничә мең кеше булуын чамаларга мөмкин иде. Бирегә кемдер килә, кемдер китә торды.

Төрле фиркаләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә үз байракларын һәм шигарләрен тотып катнашты. Иң күпчелеге "Бердәм Русия"ләр иде. Митингта ЛДПР, КПРФ фиркаләре, НОД (Милли азатлык хәрәкәте), "Яшь гвардия", Иҗтимагый халык фронты һәм башка оешмалардан да кешеләр бар иде. Алар сәхнәдән яңгыраган шигарләргә кычкырып кушыла торды. Аеруча "Кырым һәм Русия бергә", "Путин, азатлык, ватан" кебек өндәмәләр кайтаваз булып яңгырады.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Чарага башкаланың төрле район хакимиятләре вәкилләре дә килгән. Моны алар күтәргән әләмнәрдән күрергә мөмкин иде. Митинг-концерт узган мәйдан тимер рәшәткәләр белән уратып алынган һәм анда полиция хезмәткәрләре халыкны метал тикшергеч капка аша гына үткәрде.

Иң башта тәбрикләү сүзе белән Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтай рәисе Константин Толкачев чыгыш ясады. Ул бирегә җыелучыларны Кырым белән Акъярның "Русиягә кире әйләнеп кайтуы" белән котлады. Чыгыш ясаучыларның һәммәсе дә диярлек Украина җитәкчелегенә ләгънәт укыды һәм Кырымның Русия эчендә генә чәчәк атачагы хакында сөйләде. Украинаны "Бандерачылар дәүләте" дип бәяләүчеләр дә булды. Чараны алып баручылар Башкортстанның Кырымдагы Карасубазар районына күрсәткән ярдәмнәрен дә телгә алды.

XS
SM
MD
LG