Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кулга төшерелгән Мисыр очкычыннан Ларнакида бер өлеш пассажирлар чыгарылган


EgyptAir һава ширкәтенең Airbus A320 очкычы Александрия шәһәреннән Каһирәгә юл тоткан була.

Мисыр күгендә кулга төшерелгән EgyptAir очкычы Кыпрысның (Кипр) Ларнаки шәһәренә килгәч пассажирларның бер өлеше, 50ләп кеше чыгарылган. Бу хакта The Guardian журналисты Һелена Смит Twitterда хәбәр итә.

EgyptAir һава ширкәтенең Airbus A320 очкычы Александрия шәһәреннән Каһирәгә юл тоткан, анда 81 пассажир була, диелә. Төрле мәгълүмат чаралары пассажирлар санын төрлечә (60-81) хәбәр итә.

Соңрак, Мисырның авиация хезмәте очыкычта 55 пассажир һәм биш экипаж әгъзасы булган дип белдерә, дип язды Associated Press.

Пассажирларны тотык итеп алучылар очкычны Кыпрысның Ларнаки шәһәренә төшерү таләбе куя. Тотык итеп алучыларның ничә кеше булуы әлегә билгесез. Очкычта бомба булырга мөмкин, дигән хәбәрләр дә бар.

Associated Press мәгълүмат агентлыгы очкычны кулга төшерүчеләр очкыч яныннан полиция машиналарын алырга дигән таләп куйган, дип белдерә.

Al Arabia телекомпаниясе әлеге очкычны Мисыр ватандашы Ибраһим Самаха кулга төшергән, дип хәбәр итте. Аннан соң Кыпрыс телевидениесе, очкычны кулга төшергән кешенең җәмәгате Кыпрыста яшәгән, шуңа ул анда бару таләбе куйган, дип белдерде.

Мисыр радиосы очкычны кулга төшерүче Кыпрыста сыену сораган, дип хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG