Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тернәкләнүчене үтерүчегә 8 ел төрмә җәзасы бирелде


Кирилл Горбачев "Тормыш мәктәбе" үзәгендә тернәкләнүчене үтерүдә гаепләнгән. Мәхкәмә сигез елга каты тәртипле төрмәгә утырту карары чыгара.

Сишәмбе Татарстан прокуратурасы 22 яшьлек Кирилл Горбачевны сигез елга каты тәртиптәге төрмәгә утырту, 490 мең 700 сум түләтү турында мәхкәмә карарын игълан итте.

Горбачев элек җинаять кылуда гаепләнгән булган, Казанның Вознесенское бистәсенә урнашкан "Тормыш мәктәбе" үзәгендә волонтер булып эшләгән. Бу мәктәп наркотикларга бәйлеләргә ярдәм күрсәтә.

Коммерсант язуынча, Горбачев кыйнап үтергән егет Мәскәү янындагы бер шәһәрдә яшәгән. Мәскәүдә дәвалауның файдасы тимәгәнгә, әти-әниләре Казанга китергән булган.

Тишкерү мәгълүматларына күрә, 2015 елның 16 декабрендә Горбачев әлеге егетне башкаларның кесәләреннән әйбер урлауда гаепли һәм тәненең төрле җирләрен дөмбәсли. Егетнең кабыргалары сына, күкрәгенә, эченә зыян килә һәм ике көннән үлә.

Прокуратура белдерүенчә, Горбачев үз гаебен таныган, әмма мәхкәмә вакытында егетне башка дәваланучылар да кыйнады, дип белдергән.

XS
SM
MD
LG