Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялалов балалары белән концерт куйса, Салават татарча фантастик тамаша әзерли


Илнар Ялалов балалары белән татарча концерт күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:44 0:00

Үткән атнада азагында Илнар Ялалов “Гаиләм – тулы бәхетем” концертында ике буынлы иҗади гаиләсен күрсәтте. Салават Миңнехановлар гаиләсе исә “Телепортация” дигән татарча фантастик тамаша әзерли. Әлеге җырчылар гаиләләре белән бергә яңа програмнар уйлап табучылар буларак игътибарны җәлеп итте.

Күп кенә артистлар бүген шоу артыннан куа. Салават Миңнеханов сүзләренчә дә, 11 апрельдә үтәчәк концертларында алар гаиләләре һәм үз иҗатларыннан тыш татарча фантастик тамаша күрсәтергә тели. “Татар эстрадасына яңалык өстисебез килде. Классик концертлар гына халыкка туйдыра башларга мөмкин, ди Салаватның җәмәгате - җырчы Гүзәлем.

Миңнехановлар гаиләсеннән аермалы буларак, Ялаловлар, без гаиләбезне һәм балаларыбызның сәләтен Казан тамашачысына күрсәтәсебез килде, дип белдерде.

“Кызыбыз Ясминә дә иҗатка тартыла, абыйсы кебек сәләтле. Тик яше кечкенә булганга әлегә чыгыш ясамый”, ди Ләйсән Ялалова. Залда утыручылар Ясминәне бары тик экрандагы фотолардан һәм соңыннан әти-әнисе сәхнәгә алып чыкканда гына күрә алды.

Иҗади гаиләләр татар эстрадасында күбәя бара. Әлеге күренеш модага да кереп китте дип уйлаучылар бар. “Бу мода түгел. Сәләтле, иҗади гаиләң булгач, нигә бергә эшләмәскә дә, җырламаска? Безнең иҗат белән гаилә янәшә бара, Ләйсән дә, мин дә иҗат кешеләре, балалар да безнең сукмактан атлыйлар”, ди Илнар. Аларның концертында татарчадан тыш, испан, итальян, рус, җәмгысе алты телдә җырлар яңгырады. Концертны алып барган халык артисты Венера Ганиева да әлеге фактка басым ясады.

Поп стилендә җырлаучы Салават фикеренчә, аларның да балалары булса, һичшиксез Ялаловлар кебек гаиләләренә багышлап кына тамаша оештырырлар иде.

Әлеге гаиләләр өчен иҗат һөнәрләренә әйләнгән. Бер-берегез арасындагы көндәшлеккә ничек карыйсыз дигән сорауга Илнар Ялалов та, Салават Миңнеханов та бер тавыштан, “Без бер-беребезгә конкурент була алмыйбыз һәм конкурентлык хисе сизмибез”, диделәр. Әлеге күренешне алар һәрберсенең үз тамашачысы һәм үзләренә генә хас сыйфатлары белән аңлатты.

Салават Миңнеханов Гүзәлем белән татарча фантастик концерт әзерли
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:45 0:00



“Бер көндә концертларыбыз туры килсә, конкурентлык сизелә инде, ләкин ул узыш иҗатның алга баруына гына илтә, без сездән уздырабыз дип ныграк тырышасың һәм эшлисең”, ди Салават. Аның сүзләренчә, балалары белән концерт куючы иҗади гаиләләрдән аермалы буларак алар нәкъ менә фантастик шоу уйлап тапканнар да инде.

Миңнехановлар гаиләсе Татарстан президенты белән бер фамилиягә ия булса да, ул хакта кычкырып йөрмәүләрен, аңа артык басым ясамауларын әйтте. Алай гына да түгел, үзләрен иң гади иҗади гаилә итеп тәкъдим иттеләр.

“Мин заманында купшы булып, затлы клиплар төшереп тамашачыны җәлеп итәргә тырыштым. Ләкин үземнең ялгышканымны аңладым. Халыкка гадилек кирәк”, ди Салават. Сүзләрен дәлилләгәндәй алар үзләренең концертларына клиплары аша танылу алган Азнакайдан 85 яшьлек Тәслия әбине алып киләләр. Әлеге әби тамашачыга Гүзәлем һәм Салаватның “Кил, кил” клибы аша таныш. “Чираттагы җырга клип төшергәндә ул әби килеп чыкты. Мине дә төшерегез әле дигәч, телефонга төшердем һәм инстаграмга элдем”, дип сөйләде Салават. Йолдызга әйләнгәнен әби сизмичә дә калган.

Иҗади гаиләләр тамашаларын әзерләгәндә билгеле җырчылар, халык артистлары ярдәменнән файдаланалар. Ялаловларның концертларын халык артисты Венера Ганиева алып барган булса, Миңнехановлар рекламнарында Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов кебек артистларның йөзләрен һәм тавышларын кулланган. Алар фикеренчә, танылган җырчылар моның турыда үзләре хәбәрдар һәм әлегә каршылык белдерми.

XS
SM
MD
LG