Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан китап нәшрияты тәрҗемәчеләр белән килешүләрне яңадан төзи


Флера Иштирәкова хезмәте кергән китаплар
Флера Иштирәкова хезмәте кергән китаплар

Татарстан китап нәшрияты шау-шудан соң штатта торган һәм читтән җәлеп ителгән тәрҗемәчеләр белән килешүләрне канун нигезендә яңадан имзалаган.

Татарстан китап нәшрияты Флера Иштирәкова белән "Биология: Ябык орлыклы үсемлекләрнең күптөрлелеге" дәреслеген тәрҗемә итү килешүен яңадан төзегән.

"Азатлыкта дөнья күргән мәкалә үзенең нәтиҗәсен бирде, минем проблема уңай хәл ителде", дип белдерде Иштирәкова. Аның сүзләренчә, Татарстан китап нәшрияты гафу үтенеп, яңа килешү төзеп башкарылган тәрҗемәне кабул итеп алган.

Нәшриятта эшләгән һәм читтән җәлеп ителгән калган тәрҗемәчеләрнең килешүләре дә гражданлык кодексы нигезендә яңадан төзелгән һәм имазаланган.

Нәшриятның баш мөхәррире Ленар Шәех тә тәрҗемәчеләр белән килешүләрнең тәртипкә китерелүен раслап, "камилләштерелде" диде һәм Флера Иштирәкова белән килеп туган вазгыятьнең уңай хәл ителүен әйтте. Аның сүзләренчә нәшриятта штатта булган һәм читтән җәлеп ителгән 20гә якын тәрҗемәченең килешүләре тәртипкә китерелгән.

Иштирәкова Азатлыкка нәшриятта элек һәм хәзер килешүләрнең ничек төзелүе һәм имзалануы турында сөйләгән иде. "Биология: Ябык орлыклы үсемлекләрнең күптөрлелеге" дәреслеген тәрҗемә иткән өчен аңа числосы, куелган хезмәткә түләү бәясе язылмаган һәм юридик яктан башка нечкәлекләр дә үтәлмәгән килешү имзалатырга тырышуларын Иштирәкова "Татарстан китап нәшрияты акча үзләштерү урынына әйләнмәгәнме дигән шик бар", дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG