Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надежда Савченко Украинага тапшырылу таләбе белән ачлык игълан итте


Надежда Савченко Донецки шәһәре мәхкәмәсендә, 22 март
Надежда Савченко Донецки шәһәре мәхкәмәсендә, 22 март

Украина хәрбие Надежда Савченконы 22 ел төрмәгә хөкем итү карары 5 апрель гамәлгә керде.

Надежда Савченко сусыз ачлык игълан итте. 22 март Ростов өлкәсе Донецки шәһәре мәхкәмәсендә аңа ике Русия журналистын үтерүдә һәм чикне бозуда гаепләү белдерелде һәм 22 ел төрмә җәзасы билгеләнде. Җәза 5 апрель гамәлгә керде.

Савченко Русия мәхкәмәсендә гаделлеккә ирешеп булмаячагын әйтеп, адвокатларын аппеляциягә бирмәскә сорады. Сусыз ачлык тотачагын ул хөкем карары игълан ителгәч тә белдергән иде. Аның адвокаты Марк Фейгин сүзләренә караганда, Савченко ашамый һәм эчми.

Украина хәрбиенең берәр башка тоткынга алмаштырылу ихтималы фаразлана. Украина президенты Петр Порошенко Савченко өчен ике Русия хәрбиен Мәскәүгә тапшырырга әзер булганын белдерде. Мәскәү бу ихтималны кире какмый, бу хакта карарны президент Владимир Путин гына кабул итә ала дип хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG