Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Шурасының Парламент ассамблеясында Мәҗлес эше тикшереләчәк


2015 елның мартында Европа парламенты тыңлауларында Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров катнашкан иде
2015 елның мартында Европа парламенты тыңлауларында Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров катнашкан иде

Русия прокуратурасының Кырымтатар мәҗлесе эшчәнлеген тыю карары бүген Брюссельдә ачылган Европа Шурасының Парламент ассамблеясы көн тәртибендә.

Европа Шурасы Парламент ассамблеясының язгы сессиясе көн тәртибенә Савченконы азат итү, Мәҗлес эшчәнлегенең тыелуы кебек сораулар кертелгән. Сессия бүген Брюссельдә ачылды.

Украинаның ассамблеядагы даими комиссиясе рәисе Владимир Арьев Русиядә төрмәгә хөкем ителгән украин хәрбие Надежда Савченко турында тыңлаулар 21 апрель үтәчәк, дип белдерде.

Ростов өлкәсенең Донецки шәһәре мәхкәмәсе Савченконы Русиянең ике журналисты үлемендә һәм Русия чиген канунсыз чыгуда гаепләп 22 ел төрмәгә хөкем итте. Савченко 6 апрельдән сусыз ачлык игълан итте.

Кырым Югары мәхкәмәсендә Кырымтатар мәҗлесе өстеннән барган мәхкәмә эшен Amnesty International халыкара хокук яклау үзәге "азчылык халыкларының болай да аз калган хокукларын тагын да бозу" дип бәяләде. Мәхкәмә карарына кадәр үк Русия тарафыннан басып алынган Кырым прокуроры Наталья Поклонская 13 апрель Кырымтатар Мәҗлесе вәкаләтен туктату турында карар кабул итте.

XS
SM
MD
LG