Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан шифаханәләре хосусый милеккә күчә


Башкортстандагы Красноусол шифаханәсенең бер бинасы
Башкортстандагы Красноусол шифаханәсенең бер бинасы

Әлегә кадәр республика карамагында булган Башкортстан шифаханәләрен хосусый милеккә күчерү, ягъни сату турында фәрман чыгарылды. Әлеге исемлектә киң билгеле тугыз шифаханә бар.

Билгеле ки, Башкортстан табигате искиткеч бай. Аның куе урманнары, кылганлы далалары сәламәтлек өчен дә бик файдалы. Республиканың барлык шифаханәләре дә нәкъ менә табигатьнең иң гүзәл почмакларында – урманнар, нарат, чыршылар белән капланган таулар арасында урнашкан.

Башкортстанның Янгантау, Йоматау, Яктыкүл, Красноусол, Танып, Карагай шифаханәләрен кемнәр генә белми икән? Аларда республика халкы гына түгел, ә Русиянең күп төбәкләре, хәтта кайбер чит илләр кешеләре дә сихәтләнә. Бу ял йортлары әлегә кадәр дәүләт унитар предприятиеләре (ГУП) дип атала иде һәм алар республика карамагында булды. Әмма хәзер аларны сатуга, хосусыйлаштыруга кую турында карар кабул ителде.

Әлеге үзгәрешләр республикага һәм аның халкына файдага булачакмы, әллә инде тискәре нәтиҗәләргә китерәчәкме? Азатлык хәбәрчесе шушы сорауга җаваплар алу өчен белгечләргә мөрәҗәгать итте.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

Икътисад фәннәре докторы, профессор Ринат Гатауллин бу гамәлләрнең төрле якка борылуын фаразлый. “Беренче карашка бу базар икътисады шартларына туры да килгән кебек, чөнки дәүләт карамагындагы ширкәтләрне шәхси кулларга күчерүдә бернинди канунсызлык юк. Моны кайберәүләр Башкортстанның тишек бюджетын ямау өчен эшләнә дип уйлый. Ләкин бу алай түгел, республика бюджеты алай ук начар түгел, баланс саклана. Ләкин мине бер әйбер борчый. Бу шифаханәләрне сату аларның хезмәтләндерүенең кыйммәтләнүенә китермәсме? Мин бу шифаханәләр хәзер байлар, элита капкорсакларына гына хезмәт итмәсме дип борчылам. Менә “Салют” исемле балалар савыктыру үзәге бар иде, ул хәзер кемдер кулына күчкәч нәрсәгә әйләнер, кемнәргә хезмәт итәр?” ди Ринат әфәнде.

Ринат әфәнде шифаханәләрнең арзанлыгы сакланып калсын иде дигән теләктә. Мисал өчен, Уфадагы “Яшел чалкаулык” шифаханәсендә инфаркт кичергән кешеләр, хастаханәдән соң бер айга якын бушлай биредә тернәкләндерү үтә торганнар иде. "Менә шул өстенлек саклап калынырмы-юкмы - икеле", ди Ринат Гатауллин.

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

Шифаханәләрнең хосусый милеккә күчерелүен Уфадагы танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков уңай бәяли. Аның сүзләренчә, ГУПлар (дәүләт унитар предприятиеләре) республикага файда китерми, нәтиҗәле эшләми. “Аларның бюджетка әллә ни кереме юк, чөнки алар үз файдаларына гына эшли. Директор анда эшкә, гадәттә, үз туган-тумачаларын, дус-ишләрен җыя. Үзләренә югары хезмәт хакларын куялар, контроль юк дәрәҗәсендә, нәрсә телиләр шуны эшлиләр. Ә инде хосусый милеккә күчерелгәч яңа хуҗа анда кирәк кадәр генә хезмәткәрләр калдыра, чыгымнарның да чамасын белеп эшли”, ди Илдар әфәнде.

"Ләкин хосусыйлаштыру җәмгыятьтә ачык башкарылырга тиеш", дип исәпли Илдар әфәнде. Аның фикеренчә, Русиядә хосусыйлаштыру күп очракта халыктан яшереп, әшнәлек юлы белән башкарыла. “Шуңа күрә дә ул ачык рәвештә, көндәшлек юлы белән аткарылырга тиеш. Ә кемнеңдер туганнарына, якыннарына миллионнарча сум торган ширкәтләрне һәм оешмаларны өч сумга сатып җибәрү очраклары адым саен, ди Илдар Габдрафыйков.

Илдар әфәнде тагын бер таләпнең катгый үтәлергә тиешлегенә басым ясый. “Һәр сатылучы шифаханә, моңа кадәр булган профилен, ягъни эш юнәлешен саклап калырга тиеш. Ә ниндидер коммерцияле башка оешмалар итеп үзгәртелергә тиеш түгел”, ди Илдар Габдрафыйков.

Республикада дәүләт карамагындагы сатуга куелырга тиешле барлык шифаханәләр һәм савыктыру үзәкләре алдагы ике ел эчендә башка кулларга күчәргә тиеш. Аларның гомум бәясе 4 миллиард сумга якын дип бәяләнә. Кайбер мәгълүматларга караганда, аларның һәммәсенә дә Мәскәү эшмкәрәрләре күз салган. Башкортстаннан чыккан һәм Дәүләт думасында ике чакырылыш депутат булган (Мортаза Рәхимов заманында кара ягылган эшкуар) Андрей Назаров кайбер шифаханәләрне хосусыйлаштыру эшләрен башлаган дигән имеш-мимешләр күптән ишетелә.

Башкортстан хөкүмәте шифаханәләрне сатуның сәбәбен киң мәгълүмат чаралары аша җәмәгатьчелеккә аңлатуны әлегә кирәк санамый. "Халык фикерен дә белешү зыян итмәс иде", ди икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин.

XS
SM
MD
LG