Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган авылым"да Kazan тамашасы туристларга татарны таныта


"Kazan шоу" туристларга татарны таныта
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:27 0:00

Kazan тамашасы туристларга татарны таныта

1 майдан башлап Казанның "Туган авылым" комплексында туристларга Kazan дип аталган тамаша күрсәтелә башлады. Оештыручылар аның туган телне, гореф-гадәтләрне онытмас өчен һәм туристларга татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен күрсәтү өчен оештырылуын әйтә.

Тамаша якынча ике сәгать бара. Башта ресторанга килгән кунаклар белән танышу уздырыла, аннан аларга кыска җөмләләр белән татарча сүзләр өйрәтелә. Шулай ук татарның милли ризыклары турында да мәгълүмат бирелә, аларның татарча исемнәре әйтелә. Милли киемдәге алып баручы чараны җиңел атмосферада татарча җыр биюләр белән тәкъдим итә.

Чарада 15 кешелек "Татар милли шоуы" театраль төркеме Казан турында, татарларның килеп чыгышы турында тулы мәгънәдә тамаша күрсәтә. Татар халкының милли җыр-биюләре, өс һәм бизәнү әйберләре, борынгы хәрбиләре, ханнары, ханбикәләре - барысы да килгән тамашачы алдыннан узып, кыска мәгълүмат бирелә.

Оештыручылар әйтүенчә, 1 майда үткән тамаша әле беренчесе генә булуга карамастан 108 урынның барысы да сатылып беткән. 2, 3 һәм 7 майларга да бик аз гына урын калган. Әлеге чара ярты ел буена һәр шимбә тәкъдим ителәчәк. Тамаша 1500 сум тора, моңа ашау-эчү дә кергән.

Тамашаны оештыручылардан Лариса Кадыйрова сүзләренчә, Kazan тамашасы татарның гореф-гадәтләрен онытмас өчен башкарыла.

"Туган телебез, Тукай телебез онытылып бара. Без бу чара белән бер яктан телебезне сакларга тарышсак, икенче яктан башкалабызга килгән туристларны да җәлеп итәбез. Аларга татар халкы, аның теле, аш-сулары, кием-салымнары, гореф-гадәтләре, тарихы турында шушы шоу белән сөйлибез. Бу чара шулай ук балаларны тәрбияләү ягыннан да зур өлеш кертә"

"Kazan шоу" тамашасы "Булатов Груп" компаниясе, Татарстанның туризмны үстерү комитеты, Казанның туристларга мәгълүмат бирү үзәге, "Трэвел энд вок" ширкәте, "Туган авылым" рестораны белән бергәләп оештырыла.

XS
SM
MD
LG