Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ комиссиясе дөньяда дин иреге чикләнүе турында хисап тотты


Дөньяда дин иреге торышын күзәтүче белгечләр соңгы елларда халыкларның дин тоту иреге чикләнә, дип белдерде.

Халыкара дин иреге мәсьәләләре комиссиясе узган елда төрле илләрдә дин тоту иреге бозылу очраклары арткан, дип белдерде.

Белгечләр Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчыларының һөҗүмнәрен, Европада мөселманнар һәм яһүдләргә каршы кәефләрне һәм Кытайда диннәргә басым күренешләрне дәлил итеп китергән.

АКШ белән хезмәттәшлек иткән Гыйрак, Пакстан, Мисыр, Һиндстан кебек илләр дә дин тоту хокукын бозучы илләр исемлегендә. Дин иреге иң начар хәлдә булган 17 ил аталган - Мьянма, Иран, Төньяк Корея, Иран, Согуд Гарәбстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан.

Русия,Әфганстан һәм Куба хөкүмәтләре дә дини иреккә килгәндә "җитди хокук бозучы илләр" арасында. АКШ Конгрессы карары белән 1998 елда төзелгән әлеге комиссия хисаплары үз халыкларының хокукларын бозучы илләргә карата АКШның санкцияләр кертүенә нигез була ала.

XS
SM
MD
LG