Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда яшерен "һоспистан" 48 кеше азат ителде


Екатеринбурда пенсионерлар "концлагере"
Екатеринбурда пенсионерлар "концлагере"

Екатеринбурдагы ике катлы бер йортта ябып тотылган 48 кеше азат ителде. Җирле матбугат чаралары ярдәмгә мохтаж өлкәннәр ябып тотылган бу урынның наци концлагерына охшаган булуын хәбәр итә.

Биредәгеләрнең кайберләренең аяклары йөрмәс хәлдә, кайберәүләре сукыр. Алар барысы да бу төрмәгә пенсия ала торган банк карталарын тапшырып керүләре турында сөйли. Шуннан бирле аларның үз карталарын да, бернинди акча да күргәне юк. Картлар әйтүенчә, барлык акчаларын әлеге "һосписны" оештырган Алексей Новожилов үзенә алып барган. Әмма аның үзенең бирегә килеп күренгәне юк, картларга ашарга бары аның ярдәмчеләре генә китереп китә.

Полиция картларны коткарырга килгән көнне тоткыннарга бары ботка белән ипи валчыклары гына биргән булганнар. Бу хәлләр турында җирле ОТВ телевидениесе хәбәр итте.

Полиция белән бергә ашыгыч ярдәм хезмәте дә килгән. Берничә тоткынны ятак хәлендә алып киткәннәр.

Начар туклану нәтиҗәсендә картлар тәмам ябыгып, кечерәеп калган. Шуларның берсе Петр Калыпин: “Кечкенә ике кисәк кенә бирделәр, монда мәҗбүри тоталар, мин тулысынча сәламәт идем”, ди.

Азат ителгәннәрнең күпчелеге Екатеринбурдагы ярдәмгә мохтажлар үзәкләренә урнаштырыла, бер өлешен шәһәрдән бик ерак булмаган башка үзәкләргә урнаштыралар.

Рөхсәтсез, яшерен рәвештә хосусый "һоспис" ачып ярдәмгә мохтаж картларның пенсияләрен һәм инвалидлык акчаларын үзенә алып барган кешене хәзер тикшерүчеләр эзли.

XS
SM
MD
LG