Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова Русия хәрбиләренең Днестр буенда парадта катнашуына протест белдерә


9 май парадына кадәр Молдова Русиядән бу чарада катнашмауны сораган булган.

Молдова 9 май көнне Днестр буенда булган парадта Русия хәрбиләренең дә катнашуына протест белдерә. 10 май Молдованың тышкы эшләр министрлыгы тараткан белдерүдә Тирасполь шәһәрендәге парадта Русия хәрбиләренең дә катнашуы "Русиянең йөкләмәләрен һәм шулай ук халыкара хокук принципларын, нормаларын бозуы", диелә. Тышкы эшләр министры Андрей Глабур сүзләренчә, Молдова парадка кадәр Русиядән Днестр буенда булган 1500 хәрбиенең бу чарада катнаштырмавын сораган булган.

1990 елда Русия яклы Днестр буе бер яклы гына үзенең Молдовадан бәйсез булуын белдерде, нәтиҗәдә 1992 елда сугыш башланды һәм 1500 кеше һәлак булды. Бу көннәрдә АКШның 200ләп хәрбие Молдовада уртак күнегүләрдә катнаша. Бу хәл Молдовадагы Русия яклы оппозициянең күңеленә хуш килмәде.

XS
SM
MD
LG