Русия һәм Кырымда Крым.Реалии сәхифәсе ачыла башлады. Роскомнадзор сайтны тыелган сәхифәләр исемлегеннән алды. Сайт 11 майдан бирле ачылмый торды. Роскомнадзорның матбугат вәкиле Вадим Ампелонский сүзләренә караганда, Крым.Реалии редакциясе Кырымтатар мәҗлесе җитәкчелеге белән әңгәмәне сәхифәдән алган. Роскомнадзор башка аңлатма бирмәде.
Әмма "Азатлык/Азат Европа" радиосының Украина редакциясе Крым.Реалии сайтыннан бернинди дә материалның алынмавын белдерде. "Кичә дә, бүген дә Роскомнадзордан кисәтү алмадык, һәм сайттагы бернинди материалларны да бетермәдек. Ярымутрауда сүз иреге басым астында булганда Кырым халкына объектив мәгълүмат җиткерергә тырышабыз", диде радионың Кырым бүлеге җитәкчесе Владимир Притула.
Кырымның Русия билгеләгән прокуроры Наталья Поклонская Русия һәм Кырымда Крым.Реалии сәхифәсенең тыелу кирәклеген белдерде. Роскомнадзорга сайтны яптыруны сорап Поклонская мөрәҗәгать иткән булган.
Кырымга кырымтатар, украин һәм рус телләрендә мәгълүмат бирүче "Крым.Реалии" сайты Русия Кырымны аннексияләгәч "Азатлык/Азат Европа" радиосы тарафыннан ачылды.
"Азатлык/Азат Европа" радиосының баш мөхәррире Ненад Пейич Русия прокуратурасының "Крым.Реалии" сәхифәсенә керүне ябу карарын "Русия һәм Кырымдагы укучыларны аннексия турында хакыйкатне белүдән тыю тырышлыгы" дип бәяләде.