Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анкарада Кырымтатар яшьләре корылтае үтә


Корылтай сөргенгә куылуны искә алу һәм Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы урам җыены белән тәмамлана.

Төркия башкаласы Анкарада 13-15 майда Кырымтатар яшьләре корылтае үтә. Бу чарада Германия, Польша, Литва, Украина, Болгарстан, Румыния, Беларус, Нидерланд, Швеция һәм Төркиядән 150 делегат канаша, дип хәбәр ителә. Элегрәк Русия аннексияләгән Кырымнан да яшьләр киләчәк, дип белдерелгән иде. Аннан соң "Билгеле сәбәпләр аркасында быел Кырымнан яшьләрнең килә алмаячагын фаразлыйбыз", диде Кырымтатар мәҗлесенең Төркиядәге вәкиле Зафер Каратай.

Кырым төрекләре ярдәмләшү һәм мәдәният үзәгенең яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәтхи Курти Шаһин үз чыгышында төп максат кырымтатар яшьләре арасында тыгыз хезмәттәшлек, бердәмлек булдыру, дип әйтте. “Хәзерге шартларда без ерак киләчәккә карап эш итәргә мәҗбүрбез. Ниятебез кырымтатар яшьләрен проектларга туплау, кырымтатар җәмәгатьчелеген дөнья аренасына чыгару”, диде Шаһин.

Корылтай 15 май Анкараның Таңдоган мәйданында 1944 елның 18 маенда кырымтатарларның сөргенгә куылуын искә алу һәм Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы урам җыены белән тәмамланачак.

Узган ел август башында Анкарада Дөнья кырымтатар конгрессы үтте. Анда төрле илләрдәге 180ләп кырымтатар оешмасыннан 500ләп вәкил катнашты, дип хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG