Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баку һәм Ереван узган тәүлектәге атышларларда бер-берсен гаепли


Таулы Карабахта хәрби бәрелешләр 2 апрельдә башланган иде, 5 апрельдә утны туктату турында килешенде.

Узган тәүлектә Баку әрмән хәрбиләренең 120 тапкыр солых килешүен бозуын белдерде. Бу хакта Азәрбайҗан саклану министрлыгы хәбәр итте.
Министрлыкта әйтүләренчә, әрмән ягы эре калиберлы пулеметлар кулланган.

Элегрәк Әрмәнстан саклану министрлыгы Азәрбайҗан хәрби көчләренең якшәмбегә каршы төндә Әрмәнстан дәүләт чигенең төньяк-көнчыгыш өлешендә ут ачканын әйткән иде. Анда бер контракттагы хәрбинең һәлак булуы да белдерелде.

Үзбилгеләнгән Таулы Карабахта хәлләр икенче апрельдә кискенләште. Дистәләрчә үлүчеләр турында хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG