Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов утырган төрмә башлыгы эшеннән алынган


Ухта шәһәрендәге 19нчы колония
Ухта шәһәрендәге 19нчы колония

Коми республикасы матбугат чаралары хәбәр итүенчә, 11 майда Ухта шәһәрендәге 19нчы колония башлыгы Юрий Амосовка карата прокуратура җинаять эше кузгаткан.

Коми прокуратурасы төрмә башлыгы Юрий Амосовның 2014-15 елларда 20 тонна тимер-томыр урлауда гаепләнүен хәбәр итә. Төрмә җирлегеннән чыгарылып сатылган әлеге тимер-томырны тикшерү комитеты 100 мең сум чамасы дип бәяләгән. Тикшерүчеләр урлашуда катнашлары булган башка кешеләрне эзләү белән мәшгуль.

Прокуратура бу эш буенча җинаять эше ачкан.

Чаллы һәм Татарстан югары мәхкәмәләре карарыннан соң татар милләтпәрвәре Рәфис Кашапов Минзәлә төрмәсеннән Комидагы нәкъ шушы колониягә озатылган иде.

Анда тотылганда Кашаповка "төрмә тәртипләрен санламаучы" мөһере сугыла. Гаилә әгъзалары Чаллыдан 1200 чакрым юл узып Ухта каласына очрашуга дип килсә дә, колония башлыгы аларга очрашырга мөмкинлек бирми.

Адвокат Руслан Гарифуллин Коми прокуратурасына Кашаповның хокуклары бозылу турында шикаятьләр юллый. Анда колония башлыгы Амосов тарафыннан күп кенә кануннарның, төрмә кагыйдәләренең бозылуы бәян ителә. Әлеге шикаятьләрнең ни дәрәҗәдә каралуы, тикшерелүе хакында әлегә мәгълүмат юк.

Адвокат Руслан Гарифуллин үзе Амосовның вазифадан алынуын үз шикаятьләре белән бәйләми.

Апрель аенда Рәфис Кашапов Ухтадагы Бельгоп-19 колониясеннән кырыс режимлы Микунь төрмәсенә озатылды.

XS
SM
MD
LG