Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума Русиягә чит илләрдән дару кертү тәртибен кырыслатты


Русиянең Дәүләт думасы чит илдән көчле даруларны табиблар рөхсәте белән генә кертү турында канунны икенче укылышта раслады.

Дәүләт думасы Русиягә дару кертүне чикләүче канунны раслады. "Көчле һәм агулы матдәле, әмма наркотик булмаган даруларны табиб рөхсәте белән генә кертү" турындагы канун өлгесе икенче һәм төп укылышта кабул ителде.

Табиб кәгазьләре оригиналь яки нотариуста расланган копиясе булырга тиеш. Чит телдәге рецептлар русчага тәрҗемә ителеп, нотариуста расланган булырга тиеш, диелгән канунда.

XS
SM
MD
LG